7 Әүвәле Исраил җирендә йолым түләү, алмашу кебек эшләрне раслау өчен, мондый гадәт булган: ике якның берсе, аяк киемен салып, икенчесенә биргән, һәм Исраилдә бу – таныклаучы дәлил саналган.
Шунда теге туганы Богазга: – Син сатып ал аны, – дип, аяк киемен салды да аңа тоттырды.