Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рут 4:6 - Изге Язма

6 Богазның туганы исә бу сүзләргә каршы болай дип җавап кайтарды: – Әлеге басу өчен йолым түләп, үз мөлкәтемә зыян китерер хәлем юк; шулай булгач, басуны син үзеңә ал.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рут 4:6
8 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Яһүдә Онанга: – Абыеңның тол хатынын үзеңә ал, – диде. – Каене буларак абыеңның токымын дәвам итү – синең бурыч.


Әгәр берәр туганың, бөлгенлеккә төшеп, үзенең биләмәсен сата икән, аның иң якын кардәше, түләп, биләмәне кире кайтарып алсын.


Әгәр инде үлгән кешенең туганы тол калган хатынга өйләнергә теләми икән, хатын, шәһәр капкасы янына килеп, өлкәннәргә болай дисен: «Иремнең кардәше Исраилдә туганының исемен яшәтү гадәтен кабул итми, минем алдагы бурычын үтәми».


Шул очракта шәһәр өлкәннәре аны чакырырга һәм димләп күндерергә тиешләр, әгәр инде ул: «Аңа өйләнергә теләмим», – дип киреләнсә,


тол хатын, өлкәннәр күз алдында аның янына килеп, ирнең аяк киемен салдырсын да, йөзенә төкереп: «Туганының нәселен дәвам итәргә теләмәгән кешегә шулай эшлиләр», – дип әйтсен.


Шунда Нагомия үзенең килененә: – Раббы аны фатихаласын! Ул тере бәндәләргә дә, үлеләргә дә мәрхәмәтле! Богаз – безнең якын кардәшебез, безгә туган тиешле кеше, – диде.


Бу төнгә биредә кал, ә иртәгә, әгәр ул туганың синең яклаучың булырга теләсә, бик яхшы, аның янына барырсың, әгәр инде теләмәсә, яклаучың мин булырмын – Раббы моңа Үзе шаһиттыр! Ә хәзер таңга кадәр шушында йокла.


– Син кем? – дип сорады хатыннан Богаз. – Синең колың Рут, – дип җаваплады хатын. – Колыңны шәфкать канатың астына алсаңчы. Син миңа туган тиешле кеше бит.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ