15 Картаймыш көнеңдә ул синең шатлыгың һәм туендыручың булыр, чөнки аны ихлас күңелдән сине яраткан, сиңа җиде углыңнан да артык кадер-хөрмәт күрсәткән киленең тапты! – дип әйтә торган булды.
Йортың-гаиләң бөлмәсен өчен, мин барысын эшләрмен, сине монда карап-ризыкландырып торырмын. Чөнки әле тагын биш ел кытлык дәвам итәчәк“», – диегез.
Атасы Ягъкубны, үзенең кардәшләрен һәм Ягъкуб токымындагы һәр гаиләне балалары санынча Йосыф икмәк белән тәэмин итте.
Дусларның күп булуы яхшыга илтми; дусның кайберсе бертуганыңа караганда да якынрак һәм кадерлерәк була.
Сез картайганчы, Мин шул булып калырмын, Мин сезне, чәчләрегез агарганчы, күтәреп йөртермен. Сезнең Бар итүчегез дә, күтәреп йөртүчегез дә – Мин ул! Мин күтәреп йөртәм һәм коткарам.
Нагомия, сабыйны кулына алып, күкрәгенә кысты, әнә шулай аның караучысы-багучысы булып китте.
Шулай бервакыт ире Элкана аңа: – Хөннә! Нигә елыйсың син, ник тамагыңа ашамыйсың, нидән йөрәгең сыкрый синең? Синең өчен ун угылдан да яхшырак түгелмени мин?! – диде.
Берәү әүвәл тук булса да, бүген әнә икмәк хакына маңгай тире түгә, ә тамагы ач булганы сый-хөрмәттә йөзә. Карыны кысыр җиде тапкыр бала тапты, күп балалы әнә япа-ялгыз бүген!