Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рут 4:13 - Изге Язма

13 Богаз шуннан соң Рутны үз өенә алды, һәм ул аның хатыны булды. Богаз аның белән йоклады, һәм Раббының рәхмәте белән Рут авырга узды, вакыты җиткәч, угыл тапты.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рут 4:13
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ибраһим Аллаһыдан мәдәт сорап дога кылды, һәм Аллаһы Әбумәликнең үзен дә, хатынын һәм җарияләрен дә сихәтләндерде; хатыннар бала таба башладылар.


Рәбика кысыр булганлыктан, Исхак, үз хатынының сихәтләнүе өчен, Раббыга догалар багышлады. Раббы, аның догасын ишетеп, хатынны сихәтләндерде, һәм Рәбика балага узды.


Раббы, Лиянең ир тарафыннан сөелмәвен күреп, аңа бала анасы булу бәхетен бирде. Рахилә исә бала тапмый, кысыр иде.


Бу сүзләрдән Ягъкубның Рахиләгә бик нык ачуы чыкты: – Синең карыныңны бала табудан мәхрүм иткән Аллаһы түгел бит мин! – диде ул.


Эсау күз карашын хатыннарга һәм балаларга таба юнәлтте: – Синең кемнәрең болар? – дип сорады ул. – Мин колыңа Аллаһы насыйп иткән балаларым, – диде Ягъкуб.


Без түгел, и Раббы, без түгел, Синең исемең данлансын мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакына!


Хатының – өеңдәге мул җимешле йөзем агачы кебек, табының тирәли утырышкан угылларың – зәйтүн агачының үсентеләре кебек.


Моннан ары, кызым, бернәрсәдән дә курыкма, теләкләреңнең һәммәсен дә үтәрмен, чөнки синең инсафлы хатын булуыңны бөтен шәһәр халкы белә.


Шушы бала хакында иде догаларым, инде Раббы теләгемне үтәде – сораганымны бирде.


Берәү әүвәл тук булса да, бүген әнә икмәк хакына маңгай тире түгә, ә тамагы ач булганы сый-хөрмәттә йөзә. Карыны кысыр җиде тапкыр бала тапты, күп балалы әнә япа-ялгыз бүген!


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ