Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рут 4:10 - Изге Язма

10 Шулай ук Махлонның тол хатыны мәаби Рутны да мин үземә хатынлыкка алам, чөнки әлеге биләмә аның мәрхүм иренең гаиләсендә калырга, аның исеме кардәшләре арасында һәм туган шәһәрендә эзсез югалмаска тиеш. Сез бүген шуның шаһитлары булдыгыз, – диде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рут 4:10
19 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Менә бу бер атнаны тәмамла да, аннан Рахиләне дә сиңа бирербез, тик аның өчен син миңа тагын җиде ел хезмәт итәрсең.


Әмма туар балаларның үзенә насыйп булмаячагын Онан белә иде. Шуңа күрә ул, абыйсы файдасына мәниен бирмәс өчен, аның тол хатыны янына йокларга кергәндә, һәр юлы бушанып – мәниен җиргә түгеп керә иде.


Денсезләр кебек миннән мыскыллап көлделәр, ачу белән тешләрен шыкырдаттылар.


Хатын тапкан ир бәхетен дә табар һәм Раббысының илтифатын казаныр.


Йорт-кура һәм хуҗалык – ата-анадан килгән мирас, ә акыллы хатын – Раббыдандыр.


Токымнарың ком бөртекләре сыман ишле, синнән туган балалар ком бөртекләре санынча хисапсыз булыр иде; аларның исеме сызып ташланмас, Минем алда юкка чыкмас иде».


Арам җиренә качып киткән Ягъкуб, үзенә хатын алыр өчен, шунда хезмәт иткән – сарык көткән иде.


Шулай итеп, унбиш шәкыл көмеш вә бер ярым хомер арпа түләп, мин аны үземә алдым.


Ул көнне потларның исемнәрен бу җирдән юк итәчәкмен, инде аларны бүтән искә алмаячаклар; ялган пәйгамбәрләрне вә әшәке рухны да җир өстеннән юкка чыгарачакмын.


һәм: «Ни өчен?» – дип сорыйсыз. Менә ни өчен: сез тормыш иптәшегезгә, үзегезнең хәләл җефетегезгә хыянәт иттегез, гәрчә сезнең һәм яшьлектә өйләнгән хатыныгыз арасында Раббы Үзе шаһит булса да.


Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм аның өчен Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз.


Ә ул хатын тудырган беренче ир бала үлгән туганының углы булып исәпләнер. Шул рәвешле, үлгән туганының исеме Исраилдә юкка чыкмас.


Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки азгыннар һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.


Кәнганиләр һәм шушы илдә яшәүче башка халыклар, бу хакта ишетеп, безне камап алырлар да җир йөзеннән исемебезне себереп түгәрләр! Шул чагында Синең бөек исемең белән ни булыр?


Аннары Богаз, өлкәннәргә һәм җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп: – Сез хәзер һәммәгез дә мәрхүм туганым Әлимәлик һәм аның угыллары Кильйон белән Махлон өлешен Нагомиядән кабул итеп алуымның шаһитлары булдыгыз.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ