10 – Раббы сиңа фатихасын күндерсен, кызым! – диде Богаз. – Син үзеңә ни бай, ни ярлы яшь кияү эзләп китмәгәнсең – кылган гамәлләреңнең иң яхшысыдыр бу.
Лабан мосафирга әйтте: – И Раббының мөбарәк бәндәсе, ник син шәһәр читендә басып торасың, әйдә, түрдән уз, – диде. – Мин синең өчен өй һәм дөяләрең өчен урын әзерләп куйдым.
Нагомия үзенең киленнәренә: – Барыгыз, икегез дә әниләрегез йортына кире кайтыгыз. Раббы сезне рәхмәтеннән ташламасын, сез мәрхүм ирләрегезгә һәм миңа бик игелекле булдыгыз.
– Иреңне җирләгәннән соң, кайнанаң өчен синең ни-нәрсәләр эшләвең, ата-анаңны, туган илеңне калдырып, моңарчы сиңа таныш булмаган халык арасына килеп керүең миңа бик яхшы мәгълүм, – дип җавап бирде Богаз.
Шунда Нагомия үзенең килененә: – Раббы аны фатихаласын! Ул тере бәндәләргә дә, үлеләргә дә мәрхәмәтле! Богаз – безнең якын кардәшебез, безгә туган тиешле кеше, – диде.
Бервакыт басуга Бәйт-Лехемнән Богаз үзе дә килде һәм уракчыларына: – Раббы сезнең белән булсын! – дип, сәламен күндерде. Уракчылары исә аңа: – Раббы сине мөбарәк кылсын! – дип җавап кайтарды.
– Син кем? – дип сорады хатыннан Богаз. – Синең колың Рут, – дип җаваплады хатын. – Колыңны шәфкать канатың астына алсаңчы. Син миңа туган тиешле кеше бит.
Янына Шемуил килгәч, Шаул аңа: – Раббы сине мөбарәк кылсын! Раббы кушканны үтәдем мин, – диде.