8 Богаз Рутка әйтте: – Менә нәрсә, кызым, биредән китеп, башкалар басуыннан башак җыеп мәшәкатьләнмә, гел шушында, минем хезмәтче хатын-кызларым янында бул;
Ләкин хезмәтчеләре аның янына килеп: – Атабыз, әгәр пәйгамбәр сиңа башка бер зур эш кушкан булса, әллә үтәмәс идеңме? «Коенып чык, чистарынырсың» дигәнне генә башкарырсың инде, – диделәр.
Иген кырыгызда уңыш җыйган вакытта, басуның читенә кадәр җиткереп урмагыз һәм урганнан калган башакларны да җыймагыз.
Менә берничә кеше паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аңа китерделәр. Гайсә, аларның ышануларын күреп, авыруга: – Кыю бул, углым! Синең гөнаһларың кичерелде! – дип әйтте.
Гайсә борылып карады да, аны күреп: – Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде. Шул вакытта ук хатын савыктырылды.
Ниһаять, имандашларым, әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәткә лаек, гадел, саф, ягымлы, данлыклы – шулар турында фикер йөртегез.
– Уракчылардан соң көлтәләр арасында калган башакларны җыярга рөхсәт сораган иде. Иртәдән бирле башак җыя менә, чатырга керми дә диярлек.
алар кайсы басуда урсалар, алар артыннан җыеп йөр. Мин хезмәтчеләремә сине борчымаска боерырмын. Сусый калсаң, хезмәтчеләрем тутырган чүлмәкләрдән эчеп, сусыныңны басарсың, – диде.
Әмма Эли: – Шемуил углым! – дип дәшеп, аны үзе чакырып алды. – Әйе, мин монда! – дип җавап кайтарды аңа тегесе.
Ләкин Шемуилгә Раббы кабат дәште. Шемуил, урыныннан торып: – Мин монда! Син миңа дәшкән идеңме? – дип, кабат Эли янына килде. Ләкин тегесе аңа: – Мин сине чакырмадым, углым, бар, урыныңа ят, – диде.