4 Угыллары үзләренә хатынлыкка Мәаб кызларын алдылар; аларның берсе – Өрпә, икенчесе Рут исемле иде. Ун ел чамасы гомер кичергәч,
Шул көннәрдә мин яһүдиләрнең Ашдод, Аммон вә Мәаб хатыннарына өйләнгән булуын ачыкладым.
Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның,
Аммони вә мәабиләрдән берәү дә, хәтта аларның нәсел варислары да унынчы буынга кадәр беркайчан Раббы халкы исәбенә керергә тиеш түгел,
бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз.
Бервакыт, Нагомиянең ире Әлимәлик вафат булып, Нагомия ике углы белән берьялгызы калды.
Нагомиянең угыллары да үлеп китте; үзенең ирен, ике углын югалтканнан соң, ул бөтенләй ялгызы калды.