19 Бәйт-Лехемгә килеп җиткәнче, алар шулай бергәләп юлларын дәвам иттеләр. Бәйт-Лехемгә аяк баскач, аларны күреп, бөтен шәһәр хәрәкәткә килде, һәммәсе бер-берсеннән: «Нагомияме соң бу?» – дип сораша башлады.
Борынгы заманнарда ук нигез салынган, сөенече ташыган шәһәрегезгә ни булган? Хәзер инде сез ерак илләрдә яшәрсез, чит-ят җирләрдә каңгырып йөрерсез.
Янәшәңнән үтеп баручы һәркем, сине мыскыллап, кулларын чәбәкләр, сызгырып куяр һәм: «Җир йөзенең шатлыгы дип аталган гаҗәеп матур шәһәр шушымы инде?!» – дип, Иерусалимгә карап, башын чайкар.
Гайсә Иерусалимгә килеп кергәч, бөтен шәһәр кузгалды. – Кем бу? – дип сораштылар кешеләр.
Нагомия шәһәр халкына болай дип белдерде: – Миңа Нагомия дип түгел, Мара дип дәшсәгез, дөресрәк булыр, чөнки Кодрәт иясе мине зур хәсрәткә салды.
Хезмәтчесе аңа: – Нагомия белән бергә Мәаб җиреннән кайткан мәаби хатын ул, – диде.