Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рут 1:11 - Изге Язма

11 Нагомия исә аларга: – Балакайларым, үз өегезгә кайтыгыз, нигә сезгә минем белән барырга? Сезгә ир булырдай егетләр тудырасым юк бит инде минем.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рут 1:11
5 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Яһүдә үзенең килене Тамарга: – Углым Шела үсеп җиткәнгә кадәр, син атаң өенә кайтып тор, шунда тол хатын булып яшә, – диде. Абыйлары кебек, Шела да үлеп китмәгәе дип курка иде Яһүдә. Шулай итеп, Тамар, атасы өенә кайтып, шунда яши башлады.


Әмма туар балаларның үзенә насыйп булмаячагын Онан белә иде. Шуңа күрә ул, абыйсы файдасына мәниен бирмәс өчен, аның тол хатыны янына йокларга кергәндә, һәр юлы бушанып – мәниен җиргә түгеп керә иде.


Әгәр абыйлы-энеле туганнар бергә яшәп, аларның берсе ир бала тудырмыйча үлеп китә калса, үлгән кешенең хатыны чит адәмгә кияүгә чыгарга тиеш түгел, ә бәлки үлгән ирнең туганы тол калган хатынга өйләнергә тиеш. Шушылай итеп, үлгән туганының хатыны алдындагы бурычын үтәр ул.


Әмма алар, бу сүзләрне ишетеп: – Юк, без синең белән халкың янына барабыз, – дип еларга тотындылар.


Барыгыз, кызларым, өегезгә кире кайтыгыз. Ир белән яшәргә соң инде миңа. Әгәр дә мин: «Алда әле өмет бар!» – дип әйтә калсам һәм, бүгенге төнне ир-ат белән уздырып, сезгә тәгаенләгән ир балалар тудырсам да,


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ