1 Шаулның исә һаман да Хаким Гайсә шәкертләрен үтерергә теләп нәфрәтләнүе ташып тора иде. Ул, олуг руханига барып,
Шәһәрдән алып чыгып, аңа ташлар ата башладылар. Шаһитлар исә үз киемнәрен Шаул исемле бер егет янына куеп тордылар.
Ә Шаул иман итүчеләр бердәмлеген эзәрлекли башлады. Өйдән-өйгә йөрде, ир-атлар һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыгып, зинданга япты.
Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен, чөнки мин Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем.
Сез яһүдиләр динен тотуым, элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым,
Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде Канун таләп иткән хаклыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде.
Элек көфер сөйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Мәсихкә ышанмаганга, ни эшләгәнемне белми идем.