6 Филипнең нәрсә сөйләгәнен ишетеп һәм кылган могҗизалы гамәлләрен күреп, халыкның күбесе сөйләгән сүзләрен бергәләп дикъкать белән тыңлады.
Раббы сүзе буенча патша һәм түрәләр биргән боерык үтәлсен өчен, Аллаһының кулы Яһүдә кешеләренең күңелләрен бер итте.
Икенче шимбәдә бөтен шәһәр диярлек Раббы сүзен тыңларга җыелды.
Шимун үзе дә иманга килде һәм суга чумдырылды. Шуннан соң ул Филип яныннан бер адымга да китмәде, аның могҗизалы гамәлләр һәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды.
Ә Филип, Самарея шәһәренә барып, шәһәр халкына Мәсих турында сөйләде.
Җен ияләшкән кешеләрнең күбесеннән явыз рухлар көчле тавыш белән акырып чыктылар. Паралич суккан һәм аксак кешеләрнең күбесе савыкты.