32 Хәбәши адәм Изге язманың шушы урынын укый иде: «Чалырга алып барган сарык бәрәне сыман, йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыман ул һичбер аваз салмады.
Бар өметем Раббыда иде, һәм Ул, колак салып, фөрьядымны ишетте.
И Аллам, Синең ихтыярыңны үтәргә телим, Синең Канун – йөрәгем түрендә».
Ә мин чалырга алып барган юаш бәрән сыман булганмын, дошманнарым миңа каршы фетнә оештырганны белмәдем. «Әйдәгез, агачны җимешләре белән бергә юк итик, аны исәннәрдән аерып кисик, исеме дә телгә алынмасын», – дигән алар.
Ә мине Син, Раббы, беләсең, күреп торасың, йөрәгемнең Сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын сыныйсың. Инде ул яманнарны, сарыклар кебек, суемга куып алып кит, чалыр көн өчен аерып куй.
Мин аларны бәрән, сарык вә кәҗә тәкәсе сыман суярга алып китәрмен!
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
Гайсә шунда: – И-и Атам! Кичер бу кешеләрне, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр, – диде.] Гаскәриләр, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр.
Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне.
– Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?! – диде ул һәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте.
Изге язмада болай дип язылган: «Синең өчен көннең-көнендә җаныбызны кыялар, безне сугым сарыклары итеп саныйлар».
Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Изге язмада язылганча, Мәсих гөнаһларыбыз өчен үлде,
гаепсез һәм пакь бәрәнгә охшаган Мәсихнең кадерле каны белән йолып алындыгыз.