16 Чөнки алар инде Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән була.
Шуңа күрә барыгыз һәм бөтен халыкларны Минем шәкертләрем итегез. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз
– Сез иманга килгәндә, Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диделәр аңа.
– Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм сез Изге Рухны бүләк итеп алырсыз.
Безнең һәммәбезнең, суга чумдыру йоласы аша Мәсих Гайсәгә чумдырылып, Аның үлемен уртаклашуыбызны белмисезме әллә сез?
Суга чумдыру йоласын үтәп, Мәсихкә чумдырылган һәрберегез Мәсихне «кигән» булырсыз.