13 Шимун үзе дә иманга килде һәм суга чумдырылды. Шуннан соң ул Филип яныннан бер адымга да китмәде, аның могҗизалы гамәлләр һәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды.
«Әйләнәдәге халыкларга күз салып, игътибар белән карасагыз хәйран калырсыз! – ди Раббы. – Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш эшләячәкмен ки, аны сезгә сөйләгән булсалар, сез ышанмас та идегез.
Килүчеләр үзләренең гөнаһларын таныдылар, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды.
Иман китергәннәр төрле галәмәтләр күрсәтерләр: Минем исемем белән җеннәрне куып чыгарырлар; яңа телләрдә сөйләшерләр;
Ташлы туфракка төшкән орлык исә мондый кешеләрне белдерә: алар сүзне шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганга, аларның ышанулары кыска вакытлы, һәм сынау вакыты җиткәндә, алар чигенәләр.
Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле Ул Аңа.
Гайсә сүзен дәвам итте: – Мин бер эш эшләдем һәм сез һәммәгез шуңа гаҗәпләнәсез.
Икенче шимбәдә бөтен шәһәр диярлек Раббы сүзен тыңларга җыелды.
Аллаһы Паулның куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды.
Кешеләр аның Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аның белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр.
Син бу эштә берничек тә катнаша алмыйсың, чөнки Аллаһы каршында синең күңелең чиста түгел.