Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рәсүлләр 7:8 - Изге Язма

8 Шуннан соң Аллаһы Ибраһим атабыз белән килешү төзегән һәм, шул килешү билгесе итеп, сөннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туганнан соң, сигезенче көнне атасы Ибраһим аны сөннәткә утырткан. Исхак исә Ягъкубны, ә Ягъкуб унике ыруг башлыгыбызны сөннәтләгән.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рәсүлләр 7:8
20 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Раббы, Лиянең ир тарафыннан сөелмәвен күреп, аңа бала анасы булу бәхетен бирде. Рахилә исә бала тапмый, кысыр иде.


Билһа, йөккә узып, Ягъкубка бер угыл тудырды.


Аннары алар, Бәйт-Элдән күчеп, ары киттеләр. Эфрата җиренә җитәрәк, юлда Рахиләнең тулгагы башланды. Баланы ул бик авыр тапты.


Әмма Рахилә инде үлем түшәгендә иде. Җаны чыгып барганда, ул үзенең дөньяга яңа килгән углына Бенони дип исем кушты. Ләкин атасы аның исемен Беньямингә алыштырды.


Ибраһим тудырган Исхакның Эсау һәм Исраил атлы угыллары бар иде.


Ибраһим – Исхакның, Исхак – Ягъкубның, Ягъкуб – Яһүдәнең һәм аның агай-энеләренең әтисе,


Муса сезгә сөннәт тапшырды (гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә), шуңа күрә шимбә көнне ир баланы сөннәткә утыртасыз.


Туганнар! Ыругыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде һәм күмелде. Билгеле булганча, аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган.


Кайчан саналды? Сөннәтле булгачмы, әллә сөннәтле булганчымы? Сөннәтле булгач түгел, ә сөннәтле булганга кадәр.


Имандашлар! Мин сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерәм: кешенең гамәлгә куелган васыятен дә һичкем юкка чыгара яки аңа һичбер нәрсә өсти алмагандай, бу очракта да шулай.


Мин менә нәрсәне күздә тотам: Аллаһы тарафыннан расланган килешүне дүрт йөз утыз елдан соң чыккан Канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, вәгъдәнең көчен бетерә алмый.


Аның никадәр бөек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраһим да аңа сугышта тапкан байлыгының гошерен биргән.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ