43 Молых илаһның чатырын, Райфан илаһыгыз йолдызын – табыну өчен үзегез ясаган шул потларны – сез күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә Мин сезне Бабилдән дә арырак сөргенгә җибәрәчәкмен».
Иерусалимнән көнчыгышка табарак бер калкулыкта Сөләйман мәабиләрнең җирәнгеч илаһы Кемошка һәм аммониләрнең җирәнгеч илаһы Молыхка багышлап гыйбадәт кылу урыны ясады.
Һошея хакимлегенең тугызынчы елында Ашшур патшасы Самареяне яулап алды да, исраилиләрне Ашшурга сөреп җибәреп, аларны Халак шәһәрендә, Хабур елгасы буендагы Гөзән төбәгендә һәм мадайлылар яшәгән шәһәрләрдә урнаштырды.
Шуннан соң Ашшур патшасы, исраилиләрне Ашшурга сөреп җибәреп, аларны Халак шәһәрендә, Хабур елгасы буендагы Гөзән төбәгендә һәм мадайлылар яшәгән шәһәрләрдә урнаштырды.
үзенең углын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды.
Бен-Һинном үзәнендә Багал хөрмәтенә корбан китерү урыннары ясадылар, шунда, угыл-кызларын утка салып, илаһлары Молыхка корбан китерделәр. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән идем, мондый кабахәтлекне эшләрләр дип акылыма да килмәгән иде! Шуның белән алар Яһүдәне гөнаһка батырдылар».
Балаларыңның берсен дә Молых илаһына багышлап корбан итмә, шуның белән Аллаңның исемен хур итмә. Мин – Раббы.
Әй Исраил халкы! Чүлдә кырык ел йөргән чагыгызда сез Миңа корбан вә бүләкләр китердегезме?!