4 Шуннан соң Ибраһим, килданиләр төбәгеннән китеп, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соң, Аллаһы аны хәзер менә сез яши торган шушы якларга күчергән.
Һәм Раббы Ибрамга әйтте: – Бу җирләрне сиңа мирас итеп бирү өчен, сине килданиләрнең Ур шәһәреннән алып чыккан Раббы – Мин ул! – диде.
Адым саен җиңү яулаган ирне көнчыгыш тарафта кем уятты? Халыкларны аңа кем тапшыра, патшаларны кем буйсындыра? Кылычы белән ул аларны тузанга әйләндерә, ук-җәясе белән җилдә саламдай тарата.
Мин сине җир читләреннән китертеп, аның иң ерак урыннарыннан чакыртып: „Син – Минем колым, Мин сине сайладым, синнән баш тартмадым“, – дип әйткән идем.