26 Икенче көнне ике исраилинең сугышканын күргән. Аларны татулаштырырга теләп: «Ирләр, сез – туганнар бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?» – дигән.
Шулай бервакыт Ибрам Лутка әйтте: – Моннан соң минем белән синең арада, минем көтүчеләрем белән синең көтүчеләрең арасында низаг-бәхәскә урын калмасын, – диде. – Чөнки без кардәшләр.
Кардәшләрен озатканда, Йосыф аларга: – Юлда гауга чыгармагыз! – дип калды.
Әй сезләр, Раббының барлык коллары, Аның йортында төн буе торучылар, инде Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Ачуы кабарган кардәшең шәһәр-ныгытмадан да көчлерәктер: бәхәстә аны җиңеп булмый.
Шул ук вакытта Гайсә шәкертләренә, көймәгә утырып, Үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты. Ә Үзе, халыкны кайтарып җибәргәнче, шунда калды.
Муса үзе аркылы Аллаһының аларга котылу бирәчәген туганнарым аңларлар, дип уйлаган. Ләкин алар аңламаганнар.
Әгәр Мәсих белән берләшүегез күңелегезне күтәрә, мәхәббәте сезгә юаныч бирә, Рух аша аралашасыз, сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән,
Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез.