22 Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен өйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган.
Сөләйман патша үзенең байлыгы вә зиһене-гакылы белән җир йөзендәге бөтен патшалардан өстен саналды.
Соган түрәләре тәмам акылдан язды, фиргавеннең зирәк киңәшчеләре мәгънәсез киңәшләр бирә. Фиргавенгә: «Без – зирәкләр затыннан, борынгы патшалар нәселеннән», – дип әйтергә ничек телләре бара?!
Ул алардан: – Нәрсә булганын? – дип сорады. Шәкертләр Аңа: – Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирделәр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде.