20 Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, аны өч ай буе үз атасы өендә тәрбияли алганнар.
Иман аркылы ата-анасы, Муса туганнан соң, өч ай буена аны яшереп саклаганнар, чөнки аның бик матур бала булуын күргәннәр, аларны патша фәрманы куркытмаган.
Ишай төпчек углы артыннан җибәрде, һәм бераздан аны алып килделәр. Яңаклары янып торган, якты карашлы, мәһабәт кыяфәтле үсмер егет иде бу. Шунда Раббы Шемуилгә: – Аягүрә торып бас та аңа маеңны сөрт, чөнки бу үсмер – Мин сайлаган кешедер, – диде.