14 Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенең атасы Ягъкубны һәм бөтен туганнарын, җитмеш биш җанны, үзе янына чакырып китергән.
Атама сез минем Мисырда нинди шөһрәт казануымны, үзегез күргәннәрнең бөтенесен сөйләп бирегез һәм атамны тизрәк монда алып килегез!
Яһүдәнең угыллары: Эр, Онан, Шела, Перес һәм Зерах. Ләкин Эр белән Онан Кәнган җирендә үк вафат булдылар. Пересның угыллары Хесрон һәм Хамул исемле иде.
Шуңа күрә Аллаһы: «Аларны юк итәчәкмен!» – диде. Әмма Муса – Аллаһы сайлаган зат – ике арага кереп баскач, Аллаһының ачуы тыелып калды.
Ягъкубның нәсел варислары җитмеш кеше исәпләнеп, углы Йосыф бу вакытта инде Мисырда яши иде.
Аның сүзләрен кабул итүчеләр суга чумдырылдылар, һәм иман итүчеләргә ул көнне өч меңгә якын кеше кушылды.
Мисырга аталарыгыз җитмеш җан булып килде, ә хәзер Раббы Аллагыз сезне күктәге йолдызлар санынча ишәйтте.