13 Ә алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф агай-энеләренә үзенең кем икәнлеген ачкан, һәм фиргавен Йосыфның гаиләсе турында шул вакытта белгән.
Йосыф үзенең кардәшләренә һәм атасының өй җәмәгатенә болай диде: – Мин, барып, фиргавенгә хәбәр ирештерим: «Кәнган җирләрендә яшәгән кардәшләрем белән атамның бөтен өй җәмәгате минем янга күчеп килделәр», – дип әйтим.
Кардәшләреннән бишесен Йосыф үзе белән алып килгән иде, аларны фиргавен хозурына кертеп бастырды.