10 барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаһы аңа Мисыр патшасы булган фиргавеннең илтифатлылыгын биргән. Фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән.
Раббы аның янында булды, мәрхәмәтен ирештереп, зинданбашы күңелендә Йосыфка карата рәхимле караш уятты.
Йосыф исә, Мисырның баш түрәсе сыйфатында, килгән бар халыкка икмәк сата иде. Йосыфның хозурына килгәч, ун кардәше итагать белән аңа баш иделәр.
Яһүдә, Йосыфка таба якынрак килеп: – Әфәндем, колыңа сүз әйтергә рөхсәт ит! – диде. – Сүзем өчен колыңа ачуың кабармасын, чөнки син үзең дә фиргавендәй кешесең.
мине бар явызлыклардан йолып-коткарып калган фәрештә, мөбарәк фатихаңны насыйп ит Син бу угланнарга! Минем исемем белән Ибраһим вә Исхак исемнәре дәвам итсен бу яшь угланнар исемендә! Җир йөзендә нәселләре ишәйгәннән-ишәйсен!»
Синең алда кылган гөнаһларын һәм хилаф эшләрен кичерсәң, әсир алучыларның күңелендә аларга карата мәрхәмәт уятсаң иде,
Кешенең юлы Раббыга мәгъкуль булса, Раббы аны дошманнары белән дә татулаштырыр.
Чөнки зирәклекне бәндәсенә Раббы Үзе күндерә; гыйлемлек һәм акыл Аның теленнән төшә.
Шул чакны син үзең дә Аллаһы каршында, кешеләр алдында мәрхәмәт һәм илтифат казанырсың.
– Син аны үз карамагыңа ал һәм аның турында кайгырт, бернинди яманлык кылма; ул ничек әйтсә, шуны эшлә.
Хаким мине һәрбер явыз эшләрдән йолып алыр һәм, коткарып, Үзенең Күктәге Патшалыгына алып китәр. Аңа мәңгедән мәңгегә дан. Амин.
Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең түземлеге турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит.
Мин аңа: «Әфәндем, син беләсең», – дидем. Ул миңа болай диде: «Алар бөек афәт кичереп килгәннәр. Киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар.