2 Шуңа күрә унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп: – Без, ризык бүлү белән шөгыльләнеп, Аллаһы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – диделәр.
Хәбәрчеләрем аша мин болай дип әйтергә куштым: «Эшем бик күп булганлыктан килә алмыйм. Әгәр аны ташлап китсәм, эш тукталыр».
Нәрсә эшләргә инде? Әлбәттә, алар синең килүең турында ишетер.
Тоткынның нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак бит.
Әмма Петер белән Яхъя: – Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән?
Шәкертләрнең саны арта барган әлеге көннәрдә грекча сөйләшүчеләре, көндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренең тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, яһүдчә сөйләшүчеләреннән ризасызлык белдерделәр.
– Шулай булгач, имандашлар, үз арагыздан хөрмәтле, Рух һәм зирәклек белән тулы җиде кешене сайлап алыгыз. Без аларны шушы эшкә куярбыз.
Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышканга күрә, үзен көндәлек эшләр белән бәйләми.