Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рәсүлләр 5:36 - Изге Язма

36 Моннан элегрәк үзен бик бөек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, аңа дүрт йөзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, аңа иярүчеләр төркеме юкка чыкты.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рәсүлләр 5:36
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер, әгәр килеп чыкса, хәтта Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.


Шулай итеп, әгәр: «Кара, Ул чүлдә», – дисәләр, анда бармагыз яки: «Менә Ул эчке бүлмәләрдә», – дисәләр, ышанмагыз.


чөнки күпләр, үзләрен Минем исем белән атап килеп, «Мин – Мәсих» диярләр һәм күпләрне алдарлар.


Димәк, элегрәк фетнә күтәреп, дүрт мең юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгел?


Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак уйлагыз.


Ул шәһәрдә күпмедер вакыт сихерчелек итеп, Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бөек дип саный торган Шимун исемле бер кеше бар иде.


Андагы мөхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә (алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем өчен мөһим түгел, чөнки Аллаһы кешенең йөзенә карамый) мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни өстәмәделәр.


Үзен зурга санап, чынлыкта һичкем булмаган кеше үз-үзен алдый.


Чөнки алар, күпертелгән буш сүзләр сөйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар.


Күпләр аларның азгын яшәешенә иярер, һәм аларның эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр.


Бу кешеләр – язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар. Алар үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылалар, тәкәббер сүзләр әйтәләр, үз файдалары хакына ялагайланып йөриләр.


Мине Рух биләп алган килеш, фәрештә чүлгә алып китте. Мин анда кызыл җанвар өстендә утыручы хатынны күрдем. Җанвар көфер исемнәр белән капланган, аның җиде башы һәм ун мөгезе бар иде.


Аның маңгаена серле мәгънәгә ия исем язылган: «Бөек Бабил – җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы».


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ