26 Шуннан соң тәртип саклаучылар, үзләренең башлыклары белән шунда барып, рәсүлләрне алып килделәр, әмма халык үзләренә таш ата башлар дип курыкканга күрә көч кулланмадылар.
Һируд аны үтерер дә иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты.
Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр.
– Ләкин, халык арасында чуалыш килеп чыкмасын өчен, бәйрәм вакытында ярамас, – диделәр алар.
Ә Петер исә, арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, хезмәтчеләр белән бергә утырды.
Баш руханилар һәм канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны шундук кулга алырга теләделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар.
Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип үзара фикерләштеләр дә, –
Баш руханилар һәм канун белгечләре, халыктан курыкканга күрә, яшертен генә Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
һәм ул, баш руханилар вә Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште.
Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чөнки булган хәл өчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде.
Халык аларга хөрмәт күрсәтте, ләкин беркем иман итүчеләргә килеп кушылырга базмады.
әмма алар, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар.
Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар, моны ишеткәч, тагын нәрсә булыр икән инде, дип аптырашта калдылар.
Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаһы йортында халыкны өйрәтә, – дип әйтте.