Рәсүлләр 5:19 - Изге Язма19 Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты: အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Хуҗа-Раббы, мине сайлап алып, миңа Үзенең Рухын иңдерде; Ул мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер, хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар, әсирләргә вә тоткыннарга: «Сез – азат!» – дип белдерер, Раббының шәфкать күрсәтү елын һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр, барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр, Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына – баш киеме, аһ-зар урынына – шатлык мае, төшенке рух урынына данлы кием бирер өчен җибәрде. Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан «тәкъвалык имәннәре» дип йөртерләр ул кешеләрне.
Нәбухаднессар әйтте: – Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүнең Алласына мактау-шөкерләр яусын! Ул, Үзенең фәрештәсен җибәреп, Үзенә ышаныч баглаган колларын бәладән йолып алды! Патша әмеренә буйсынмыйча, алар, гомерләре белән хушлашырга әзер булып, үз Аллаларыннан башка илаһларны кадерләмәделәр һәм аларга сәҗдә кылмадылар!