4 Ә рәсүлләр сөйләгән хәбәрне тыңлаучыларның күбесе иманга килде. Имандашларның саны хәзер биш мең чамасы булды.
Хөкемдарлык тәхетеннән Яһүдә һич төшмәс! Хуҗасы килгәнчегә кадәр, аның хөкемдарлык таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар.
„Хаклык-дөреслек вә көч бары тик Раббыда гына“, – диячәкләр Минем хакта. Миңа дошманлык саклаган һәркем Минем алда оят-хурлыкка калачак.
Үзен үлем кулына тотып биргән, җинаятьчеләр исәбенә кертелгән өчен, Мин аның урынын бөекләр арасында ясармын, һәм табышны ул көчлеләр белән бүлешер. Ул күпләрнең гөнаһын үз өстенә алды, җинаятьчеләрнең яклаучысы, арадашчы булды».
– Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә төшкән бодай бөртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер.
Аның сүзләрен кабул итүчеләр суга чумдырылдылар, һәм иман итүчеләргә ул көнне өч меңгә якын кеше кушылды.
Кайберләре аның сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар