Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рәсүлләр 4:31 - Изге Язма

31 Дога кылып бетергәч, алар җыелып торган урын селкенеп китте, һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң имандашлар Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рәсүлләр 4:31
17 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Алар чакырганчы ук, Мин инде җавап бирермен, сөйли башлаганчы ук ишетермен.


Догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә.


Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче башкарган эшләремне, аларга караганда бөегрәк эшләрне дә башкарыр, чөнки Мин Атам янына барам.


Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шунда Минем исемем белән Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк.


Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта нәрсә генә теләсәгез дә, сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.


Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Хаким Гайсә турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды.


Илленче көн бәйрәме җиткәндә, имандашлар барысы бергә иделәр.


Кинәт күктән көчле җил искәнгә охшаш тавыш ишетелде һәм ул алар булган йортны тутырды.


Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар.


Җыелган кешеләр, Петер белән Яхъяның белемсез, гап-гади кешеләр булуын аңлап, кыюлыкларына гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен таныдылар.


Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларына игътибар ит һәм колларыңа сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир.


Имандашларыбызның күбесе исә, зинданда утыруымны белеп, Хаким Гайсәгә ышануларында ныгыдылар һәм Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйли башладылар.


Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә һәрвакыттагыча батыр булырмын, яшәсәм дә, үлсәм дә, Мәсихне данлармын дип ашкынам һәм өметләнәм.


Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ