Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рәсүлләр 4:24 - Изге Язма

24 Имандашлар исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә көр тавыш белән Аллаһыга дога кылдылар: – Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рәсүлләр 4:24
20 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ул Раббыга дога кылды: – И-и Раббы, керубимнәр өстендә утыручы Исраил Алласы! Син генә җирдәге барлык патшалыкларның бердәнбер Алласы! Син күкне вә җирне бар кылдың.


Хәзер исә, Раббы Аллабыз, безне аның кулыннан коткара күр; шул чагында җирдәге барлык патшалыклар Раббының гына Аллаһы икәнен белерләр.


Син – бердәнбер Раббы, Син күкне, күкләрнең күген, андагы бөтен җисемнәрне, җирне вә андагы һәммә нәрсәне, диңгезләрне вә андагы һәммә нәрсәне бар кылдың, аларның һәммәсенә тормыш бирдең; күк җисемнәренең һәммәсе Сиңа сәҗдә кыла.


Чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күкне, җирне, диңгезне һәм анда булган барлык нәрсәләрне булдырды, ә җиденче көнне ял итте. Шуңа күрә шимбә көнне Раббы мөбарәк кылды. Аны изге бер көн итәрәк аерды.


Раббы әйтә: «Мин, Мин Үзем – сезнең Юатучыгыз! Үлемле адәм углыннан, үләндәй шиңә торган бәндәдән нигә куркырга сезгә?


Раббыга дан җырлагыз, Аңа мактаулар яудырыгыз! Чөнки мескен-бичараның җанын явызлардан коткара Ул.


«Йа Хуҗа-Раббым! Син, кулыңны сузып, бөек кодрәтең белән күкне вә җирне яраттың. Синең өчен мөмкин булмаган эш юк ул!


– Кешеләр, сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә – сезнең кебек үк кешеләр. Без сезгә Яхшы хәбәр сөйлибез, сезне бу мәгънәсез әйберләрдән арындырырга, күк, җир, диңгез һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан мәңге тере Аллаһыга таба борырга өндибез.


Төн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап, мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыңлап утырдылар.


Азат ителгәннән соң Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм өлкәннәр әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ