8 Авырлык белән яр буйлап йөзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Ул урыннан ерак түгел Ласея шәһәре урнашкан иде.
Ә Гайсә шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул.
Гавань кыш үткәрергә яраклы булмаганлыктан, диңгезчеләрнең күбесе аннан китәргә һәм, мөмкин булса, Критның көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатышка караган ягында урнашкан Фойникес гаванена барырга һәм шунда кышларга хәл иттеләр.
Көньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек, дип уйлап, якорь күтәрделәр, һәм без Крит яры буйлап йөзеп киттек.