5 Киликия һәм Памфулия ярлары буйлап диңгезне кичтек тә Лукия өлкәсендәге Мура шәһәренә килеп җиттек.
Паул һәм аның белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия өлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимгә кайтты,
алар белән шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән – сезнең имандашларыгыздан – Антиухия, Сүрия һәм Киликиядәге башка халыклардан булган имандашларга сәлам.
Әмма Паул аны алырга теләмәде, чөнки Яхъя Памфулиядә алардан аерылып калган һәм тапшырылган эшне башкарып чыгарга ярдәм итмәгән иде.
бердәмлекләрне ныгытып, Сүрия һәм Киликия өлкәләре аша үтте.
Фрүгиядә, Памфулиядә, Мисырда һәм Ливиянең Күринигә якын өлешләрендә яшәүчеләр, Римнан килүчеләр,
– Мин – яһүди, Киликия өлкәсендәге шактый гына танылган Тарс шәһәреннән. Синнән үтенәм, халыкка сөйләргә рөхсәт итче, – диде аңа Паул.
– Мин – яһүди, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимдә тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, мине аталарыбыз Канунына җентекләп өйрәттеләр. Бүген сезнең һәммәгез Аллаһыга бирелгәндәй, мин дә – Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.
Шулай бервакыт кайбер яһүдиләр Эстефән белән бәхәскә керделәр. Аларның беришләре күринилеләрнең һәм искәндәриялеләрнең «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе»ннән, ә башкалары Киликия һәм Асия өлкәләреннән иде.
Шуннан соң Сүрия һәм Киликия җирләренә киттем.