10 – Әфәнделәр! Хәзер диңгездә булу йөк һәм кораб өчен генә түгел, ә үзебез өчен дә куркыныч булачагын һәм күп зыян китерәчәген күрәм.
Мин башкалардан зирәгрәк булган өчен түгел, ә бәлки патша төшнең асылын һәм үз йөрәгендәге уйларын аңласын өчен ачылды бу сер миңа.
Хактыр: Үзенең колларына – пәйгамбәрләргә – сер-ниятен алдан белдермичә, Хуҗа-Раббы һичбер эш кылмас.
Кипр утравын көньягыннан урап үтеп, Сүрия өлкәсенә таба йөздек. Сурда тукталыш ясадык, чөнки анда корабтан йөк бушатылырга тиеш иде.
Паул йөзбашына һәм гаскәриләргә: – Алар корабта калмасалар, сез котыла алмассыз, – диде.
Шуңа күрә ашавыгызны үтенәм: бу гомерегезне саклап калу өчен зарур. Берегезнең дә башыннан бер генә бөртек чәче дә төшмәс, – диде ул.
«Әгәр тәкъва кеше көчкә котыла икән, имансыз һәм гөнаһлы кая барыр?»