32 Әгрип Фистегә: – Кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мөмкин булган булыр иде, – диде.
Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырды.
Әмма мин, ул үлемгә хөкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнаб кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, аны кайсар янына җибәрергә булдым.
Алар миннән сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга күрә азат итәргә теләгәннәр иде.
Әмма, яһүдиләр моңа каршы килгәнлектән, мин кайсарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү максаты белән түгел.
Әмма Хаким аңа: – Бар, Мин аны, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне таныту өчен, коралым итеп сайладым.