12 Тагын шундый максат куеп, баш руханилар тапшырган эш буенча һәм аларның вәкаләте белән Дәмәшкъкә барганда,
Юксыл-мескенне гадел хөкемнән мәхрүм итү өчен, халкымның бичара мазлумнарын хокукларыннан яздыру өчен, тол хатыннарның мөлкәтенә кул сузар, ятимнәрне талар өчен гадел булмаган кануннар чыгарган, рәхимсез кагыйдәләр язган кешеләргә – кайгы!
Раббы иңдергән шушы сүзләрне Иремия кешеләргә сөйләп бетерүгә, руханилар, пәйгамбәрләр һәм бар халык аны эләктереп алды да: – Үтерегез аны, үтерегез! – дип кычкырырга тотынды. –
Баш руханилар һәм фарисейлар исә, Гайсәне кулга алу өчен, «Аның кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш» дигән әмер бирделәр.
Һәм Иерусалимдә шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә, мин ризалыгымны белдерә идем.
көн уртасындарак, әй патша, күктән төшкән бик көчле яктылык күрдем. Кояштан да яктырак ул ут минем һәм юлдашларымның тирә-ягын яктыртты.
Ә инде иң соңыннан, җитлекми туган баладай булуыма карамастан, миңа да күренде.