Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рәсүлләр 26:10 - Изге Язма

10 Һәм Иерусалимдә шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә, мин ризалыгымны белдерә идем.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рәсүлләр 26:10
17 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Төнлә килеп, Син минем йөрәгемә текәлдең, сынап карадың да гаеп тапмадың, чөнки телем күңелдә булганны гына сөйли.


Шәһәрдән алып чыгып, аңа ташлар ата башладылар. Шаһитлар исә үз киемнәрен Шаул исемле бер егет янына куеп тордылар.


Шаул исә Эстефәннең үтерелүен хуплады. Шул көнне Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлеген нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралдылар.


Ә Шаул иман итүчеләр бердәмлеген эзәрлекли башлады. Өйдән-өйгә йөрде, ир-атлар һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыгып, зинданга япты.


Аның сүзләрен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алып мөрәҗәгать итүчеләрне юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру өчен килмәдеме икән? – диде.


Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар.


Бик күп җирләрдә йөреп чыкканнан соң, Петер Аллаһының Лүддәдә яшәүче изгеләре янына килде.


Петер, кулын биреп, аны торгызды һәм изгеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды.


Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен, чөнки мин Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем.


Сез яһүдиләр динен тотуым, элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым,


Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәһәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә


Мин хатынның изгеләр һәм Гайсә шаһитларының каныннан исергәнлеген күрдем. Аны күреп, мин бик нык гаҗәпләндем.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ