3 Ә Паул аңа: – Әй, агартылган дивар, сиңа Аллаһы сугачак! Син мине Канун буенча хөкем итү өчен утырасың, ә үзең, Канунга каршы килеп, миңа сугарга әмер бирәсең, – диде.
Кенагана углы Сәдыкыйя шулчак, Михая янына килеп: – Раббы Рухы сиңа сөйләр өчен миннән нинди юл белән китте икән?! – диде дә аның яңагына сугып җибәрде.
Кояш астында мин тагы шуны күрдем: хаклык тиеш булган урында – хаксызлык, гаделлек тиеш булган урында гаделсезлек икән.
Хөкем чыгарганда, хаксызлык кылма; фәкыйрьгә ярарга тырышма, байны башкалардан өстен куйма; якыныңны гадел хөкем ит.
Озынлык, авырлык һәм күләмне үлчәгәндә, гадел булыгыз.
Әй сез, гаделлекне әче әремгә әйләндерүчеләр, хаклыкны җиргә салып таптаучылар – кайгы сезгә!
Шул вакыт Һаннас Гайсәне, бәйләнгән хәлдә, олуг рухани Кәяфәс янына җибәрде.
– Иң элек кешене тыңламыйча һәм аның нәрсә эшләгәнен белмичә безнең канун аны хөкем итәме?
– Син Аллаһының олуг руханиен мыскыл итәсеңме? – диделәр аның янында торучылар.