Рәсүлләр 15:4 - Изге Язма4 Иерусалимгә килеп җиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаһының нинди эшләр башкарганы турында сөйләп бирделәр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Яһүди булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү өчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнар турында гына сөйләргә батырчылык итәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар көче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин шулай Иерусалимнән Иллүрикүн өлкәсенә кадәр йөреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем.
Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның ике туган энесе Марк (яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Ешуа сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдиләрнең бердәнберләре. Алар миңа зур юаныч булдылар.