Рәсүлләр 13:11 - Изге Язма11 Менә хәзер Раббының кулы синең өстеңдә: сукыраячаксың һәм билгеле бер вакытка кадәр кояшны күрмәячәксең. Кинәт Элумны томан һәм караңгылык каплап алды, һәм ул, берәрсе җитәкләп юл күрсәтмәсме икән дип, әле бер якка, әле икенче якка таба атлады. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
һәм, Пелешет хуҗаларын җыеп: – Безне дә, халкыбызны да харап итеп бетергәнче, Исраил илаһы сандыгын кире үз урынына озатыгыз, – диде, чөнки Аллаһы кулы китергән авырлык шәһәр халкын тәмам куркуга төшерде: байтак кешенең гомере киселеп, исән калганнарның бөтен тәне шеш-кутыр белән капланды, халыкның үкереп елаган авазлары күкләргә кадәр яңгырап торды.