Рәсүлләр 12:7 - Изге Язма7 Кинәт Раббының бер фәрештәсе пәйда булды да бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне төртеп уятты. – Тизрәк тор! – диде ул аңа. Шул вакыт Петернең кулларыннан богаулары шуып төште. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Нәбухаднессар әйтте: – Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүнең Алласына мактау-шөкерләр яусын! Ул, Үзенең фәрештәсен җибәреп, Үзенә ышаныч баглаган колларын бәладән йолып алды! Патша әмеренә буйсынмыйча, алар, гомерләре белән хушлашырга әзер булып, үз Аллаларыннан башка илаһларны кадерләмәделәр һәм аларга сәҗдә кылмадылар!