Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рәсүлләр 12:6 - Изге Язма

6 Һируд Петерне халык алдына чыгарырга теләгән көнгә каршы төндә Петер ике гаскәри уртасында ике богау белән богауланган килеш йоклап ята иде. Ә ишек янында каравылчылар сакта тора иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рәсүлләр 12:6
17 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шуннан соң Ибраһим бу урынга «Аллаһы Үзе боерыр» дип исем кушты. Хәзер әйтелә торган «Аллаһы тавында боерылыр» дигән гыйбарә шуннан килә.


Иген вә шәрабка тиенгән кешеләрнең шатлыгы йөрәгемә Син салган сөенечтән күпкә кайтыштыр.


Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, Бабилгә сөргенгә китеп баручы Иерусалим һәм Яһүдә әсирләре арасыннан богауланган Иремияне табып алып, аны Рамаһ шәһәрендә азат итте. Иремиягә Раббы сүзе әнә шуннан соң килеп ирешкән иде.


Ләкин мин бүген кулыңдагы богауларны чишәм. Әгәр минем белән Бабилгә барасың килсә – бар, мин синең турыда кайгыртырмын; ә инде минем белән Бабилгә барасың килми икән – биредә кал. Менә, бөтен җир синең алдыңда; үзең кирәк дип тапкан, барасың килгән урынга бар.


Сакчылар куркуларыннан калтырап, үледәй катып калдылар.


Петер зинданда сак астында булганда, иман итүчеләр бердәмлегендә аның өчен Аллаһыга бик тырышып дога кылдылар.


Гаскәриләр башлыгы якынрак килде һәм, Паулны кулга алып, ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем һәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул.


Шуңа күрә мин сезне очрашып сөйләшергә чакырдым. Шушы богауларым Исраил баглаган өмет өчен бит.


– Без килгәндә, зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып, эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар.


Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер зинданда утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешле кыюлык белән сөйли алуым өчен дога кылыгыз.


Аларны таратып, кешеләр хәтереннән хәтта исемнәрен җуйдырырмын, дип әйтер идем дә,


Хакимебез Гайсә Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен иде, чөнки ул күп тапкырлар минем күңелемне күтәрде һәм зинданда утыруымнан оялмады.


Шуңа күрә без ышаныч белән: «Раббы – минем химаячем! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!» – дип әйтә алабыз.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ