10 Беренче һәм икенче сакчыны үтеп, шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар һәм, бер урам узгач, кинәт фәрештә аның берүзен калдырды.
Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты:
Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук һәммә ишекләр ачылды, барысының да аякларыннан богаулары төшеп китте.
Шәкертләре шул ук көнне кич белән, яһүдиләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде.
Шунда күзәтче кычкырды: «Хакимем, күзәтү манарасында мин көнозын торам, төннәрен дә урынымнан китмим.
Шулай дип, Йосыф аларны өч көнгә сак астына куйды.
һәм ул аларны сак астына алдырды: үзенең җансакчылар башлыгы өе карамагындагы, Йосыф яткан зинданга ябарга кушты.
«Филаделфея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Кулында Давыт ачкычы булган Изге, Хакыйкый Заттыр. Ул ачса, һичкем яба алмас, япса, һичкем ача алмас. Менә шушы Зат болай ди:
Һируд аны зинданга утыртты һәм, Котылу бәйрәменнән соң халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде.
Бер атнадан соң Аның шәкертләре тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып: – Иминлек сезгә! – диде.