47 – Бу кешеләр безнең кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуңа күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде.
Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына да Изге Рух иңде.
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар.
Әмма шәһәр кешеләре Филип сөйләгән Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих исеме хакындагы Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдыру йоласын үтәделәр.
Шулай бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. – Менә бит, монда су бар, суга чумдыру йоласын үтәргә миңа нәрсә комачаулый? – диде хәбәши адәм. [
Яһүдиләр белән яһүди булмаганнар арасында аерма юк бит, чөнки бер Раббы – барысының да Хакиме. Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт.
Әле сөннәтсез чакта ук ул ышануы белән Аллаһы каршында акланган саналды һәм аның сөннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Шулай итеп, Ибраһим, сөннәтләнмәгән килеш иман итеп, Аллаһы каршында акланган саналды һәм барлык кешеләрнең атасы булды.