44 Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына да Изге Рух иңде.
– Бу кешеләр безнең кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуңа күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде.
Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек үк, аларга да Изге Рух иңде.
Аллаһы кеше күңелен белә һәм Ул безгә биргән Изге Рухны яһүди булмаганнарга да биреп, аларны хуплавын күрсәтте.
Шунда Паул алар өстенә кулларын куйды да шәкертләргә Изге Рух иңде һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башладылар.
Дога кылып бетергәч, алар җыелып торган урын селкенеп китте, һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң имандашлар Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар.