Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Рәсүлләр 10:41 - Изге Язма

41 һәм Үз ихтыяры белән Гайсәне бөтен халыкка түгел, ә Үзе алдан сайланган шаһитларга күрсәтте. Әлеге шаһитлар – без, Ул үледән терелеп торганнан соң, Аның белән бергә ашаган һәм эчкән кешеләр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Рәсүлләр 10:41
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Ул, кулына икмәк алып шөкрана кылганнан соң, шәкертләргә сындырып бирде.


Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дөнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.


Бераздан дөнья Мине күрмәс, ә сез күрерсез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәрсез.


Яһүдә (Яһүдә Искариот түгел) Аңардан: – Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады.


Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шунда Минем исемем белән Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк.


Сез дә Минем хакта шаһитлык бирерсез, чөнки баштан ук Минем белән булдыгыз.


Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга өләште, шулай ук балыкны да алып бирде.


Көннәрнең берендә рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый әмер бирде: – Иерусалимнән китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне көтегез. Мин сезгә ул турыда сөйләгән идем инде.


Аның Яһүдиядә һәм Иерусалимдә кылган барлык эшләренә без шаһит. Аны агачка асып үтерделәр.


Ул Үзе белән Гәлиләядән Иерусалимгә килгән кешеләргә күп көннәр буе күренде, хәзер ул кешеләр – халык алдында Аның шаһитлары.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ