25 Петер йортка кергәндә, Көрнили аның каршысына чыкты һәм, Петернең аякларына егылып, тирән хөрмәтен күрсәтте.
Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа: «Кара аны, болай эшләмә! Мин – синең һәм Гайсәнең шаһитлыгына тугры имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Гайсәнең шаһитлыгы пәйгамбәрләрне рухландыра бит», – дип әйтте.
Менә янына бер махау чире белән авыручы кеше килеп тез чүкте һәм: – Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең! – диде.
Шунда Нәбухаднессар патша, Даниил каршында йөзтүбән җиргә капланып, хөрмәтен күрсәтте һәм аңа бүләкләр китерергә, хуш исле бәлзәмнәр көйрәтергә боерды.
Мин башкалардан зирәгрәк булган өчен түгел, ә бәлки патша төшнең асылын һәм үз йөрәгендәге уйларын аңласын өчен ачылды бу сер миңа.
Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йөзтүбән капландылар. – Син – чыннан да Аллаһы Углы! – диделәр алар.