Рәсүлләр 10:2 - Изге Язма2 Ул үзе һәм аның бөтен гаиләсе диндар, тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркырлар иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә һәм һәрвакыт Аллаһыга дога кыла иде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Мәҗлесләр чоры тәмамлангач, Әюб аларны пакьләнү йоласын үтәргә үзенә чакырып алыр иде. Ул, таң беленүгә торып, һәр баласы өчен берәр тулаем яндыру корбаны китерер иде, чөнки Әюб болайрак фикер йөртә иде: «Бәлки, минем балаларым күңелләрендәге уйлары белән Аллаһыны кимсетеп гөнаһ кылганнардыр». Әюб һәрдаим шулай эшләде.