17 Петер Аллаһыдан иңгән бу күренешнең нәрсә аңлатуын уйлап, аптырап торган арада, Көрнили тарафыннан җибәрелгән кешеләр, Шимун өен эзләп табып, капка янына килеп бастылар.
Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, өске киемен киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга: – Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы?
Бер көнне, көндезге өчләр тирәсендә, Аллаһының бер фәрештәсе ап-ачык итеп Көрнилигә күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Көрнили! – дип эндәште.
Барысы да хәйран калдылар һәм, аптырашып, бер-берсенә: «Бу нәрсәне аңлата икән?» – диештеләр.
Мондый мәсьәләләрне тикшерергә кыенсынып, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча шунда хөкем ителергә тәкъдим иттем.
Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар, моны ишеткәч, тагын нәрсә булыр икән инде, дип аптырашта калдылар.
Дәмәшкътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Аллаһыдан иңгән күренештә Хаким Гайсә аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Хакимем, – диде ул.
Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде.
Пәйгамбәрләрдәге Мәсих Рухы Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында алдан әйткән, һәм алар Рухның кемне һәм кайсы вакытка күрсәтүен аңларга тырышканнар.