12 Аның эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошлар бар иде.
Бүре белән сарык бәрәне көтүлектә бергә йөрер, арыслан, үгез кебек үк, салам ашар, елан исә туфрак белән туеныр. Минем изге тауда зыян-зарар вә җимерүләр булмас», – ди Раббы.
Дүрт аякланып йөрүче канатлы бөҗәкләрнең һәммәсе сезнең өчен хәрәм.
Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә, торып басып, көчле тавыш белән болай дип әйтте: – Кем сусаса, шул Минем янга килсен һәм эчсен.
Ул күкнең ачылуын һәм зур тукымага охшаган бер әйбернең дүрт почмагыннан тотып җиргә төшерелүен күрде.
«Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишетте ул.
Мин аның эченә күз ташладым һәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннар, җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошларны күрдем.
һәм үлемсез Аллаһының данын фани кешеләр, кошлар, дүрт аяклылар һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар.